Әлмәт яңалыклары

"Әлмәт таңнары" газетасы - Әлмәт районы

18+
Спорт

Яшь көрәшчеләрнең уңышлары

Халыкара балаларны яклау көне алдыннан М.К. Таһиров исемендәге 1 нче лицейда көрәш буенча Әлмәт муниципаль районы беренчелеге узды.

Зур спорт бәйрәме лицейдагы Сабантуй бәйрәме белән бергә узды. Ярышларны «Ак бүре» Әлмәт көрәш федерациясе нефть компаниясе хәйрия фонды ярдәме белән үткәрде.

Ярышлар 2014-2015, 2016-2017 елларда туган яшь көрәшчелә рарасында 9 авырлык категориясендә узды. Беренчелектә барлыгы 40ка якын егет катнашты. Әлеге спортчылар үзләренең тәҗрибәле тренерлары җитәкчелегендә шөгыльләнәләр һәм аларның тәҗрибәсен үзләштерергә тырышалар, иң көчле булырга омтылалар. Бу ярышлар яшьләр өчен бер ел эчендә өйрәнгән осталыкларын күрсәтү һәм разряд нормативларын үтәү өчен менә дигән мөмкинлек. Шулай итеп, көрәш федерациясе яшь көрәшчеләр арасында иң көчле спортчыларны ачыклый.

Ярышларның нәтиҗәләре буенча җиңүчеләр бүләкләр һәм грамоталар белән бүләкләнделәр.

Рәмилә ХӘМИДУЛЛИНА

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса