Егетләр матур көрәш күрсәттеләр, бу аларга яшь көрәшчеләр арасында иң көчле командаларның беренче бишлегенә керергә мөмкинлек бирде.
Актанышта «Батыр» универсаль спорт комплексы базасында 2010-2012 елгы яшүсмерләр арасында Татарстан Республикасының Беренче Президенты Минтимер Шәрип улы Шәймиев кубогына көрәш буенча республика ярышлары узды. Турнирда 60 команда, 445 спортчы катнашты.
Ярышлар нәтиҗәләре буенча Әлмәт көрәшчеләре Ханбиков Дамир һәм Ямалиев Фарук чемпион исеменә лаек булдылар. 2 нче урынны Сәлахов Әмир алды, 3 нче урынны Сәйфуллин Ралис яулады.