Әлмәт футболчылары уңышка иреште.
Июнь аенда Казанның "Максат" манежында 2011-2012 елгы яшүсмерләр командалары арасында "Күн туп" – яшь футболчылар лигасы бөтенроссия ярышларының республика этабының финал уеннары узды. Киеренке матчлар нәтиҗәләре буенча призерлар өчлеге билгеләнде.
🥇 1 урын – Футбол буенча спорт мәктәбе (Әлмәт) - тренер Ирек Низамов
🥈 2 урын – 3 нче урта мәктәп (Яшел Үзән) - тренер Дмитрий Кондратьев
🥉 3 урын - "Локомотив" (Әгерҗе) – тренер Илдар Идиятов
Республика этабында җиңү Әлмәт командасына Никита Павлович Симонян истәлегенә «Күн туп» Бөтенроссия ярышларының III этабына юллама бирде.