Әлмәттә спорт үсеше дәвам итә
2024 елда Әлмәт массакүләм физкультура-савыктыру эшен кую буенча Татарстанның иң яхшы шәһәре дип танылды һәм ГТО комплексын гамәлгә керткән өчен республиканың спорт министрлыгы бүләген алды.
Әлмәттә спорт үсеше дәвам итә
Соңгы биш елда районыбызның спорт инфраструктурасы ничек үсүе турында сөйлибез.
Татарстанда ел саен яңа спорт объектлары төзелә, гамәлдәге корылмаларны капиталь ремонтлау һәм модернизацияләү буенча масштаблы программалар үтәлә. Татарстан рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнеханов берничә тапкыр ассызыклаганча
физик культура һәм спортны үстерү-безнең өстенлекләрнең берсе
Регион җитәкчелеге спорт инфраструктурасын системалы рәвештә үстерә. Соңгы биш елда «Татнефть» ГАҖ, нефть һәм башка предприятиеләр, хосусый хәйриячеләр ярдәме белән түбәндәге объектлар төзелде:
Габдрахман авылындагы боз сарае (2022). Футбол кырын, җиңел атлетика юлларын, урам тренажерларын һәм чаңгы базасын үз эченә ала. «Батыр» балалар хоккей командасы базасы.
Тайсуган авылы-ясалма өслекле футбол кыры һәм ГТО мәйданчыгы. «Спорт — тормыш нормасы» милли проекты буенча төзелгән.
🔺«Адымнар» мәктәбе — хоккей корты, футбол кыры, урам тренажерлары, ике спорт залы һәм 25 метрлы бассейн. Биредә Россиядә беренчеләрдән булып «Мәктәптә триатлон» проектын эшләтеп җибәрделәр.
🔺Индустриаль сквер-BMX, SKATE һәм KIKSCOOT дәресләре өчен 8 000 кв.метрлы бетон скейт-парк.
Мәгариф бульвары — памп-трек, урам тренажерлары, теннис һәм шахмат өчен өстәлләр, «Панна» мәйданчыгы.
Универсаль мәйданчык М. Җәлил ур., 26.
🔺Шәһәр спорты өчен мәйданчык-шәһәр паркында нефтьчеләр һәм ветераннар советы ярдәмендә ачылды.
🔺«ФИЗРА» спорт үзәге (2024) — «Бизнес-спринт» федераль проекты. Мини-футбол өчен ике кыр, тренажерлар, теннис өстәлләре.
🔺Физик культура көллияте-футбол кырын реконструкцияләү һәм "Акыллы мәйданчык" (2023).
Якын Ямаш авылы (2025) — «Яшәү өчен инфраструктура» милли проекты буенча универсаль спорт мәйданчыгы.
Колшәрип авылы — ГТО мәйданчыгы.
2024 елда Әлмәт массакүләм физкультура-савыктыру эшен кую буенча Татарстанның иң яхшы шәһәре дип танылды һәм ГТО комплексын гамәлгә керткән өчен республиканың спорт министрлыгы бүләген алды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia