Әлмәт яңалыклары

"Әлмәт таңнары" газетасы - Әлмәт районы

18+
Спорт

Әлмәт боксчылары төбәкара турнирда уңышлы чыгыш ясадылар

29-30 май көннәрендә Олы Афанас авылында СССРның спорт мастеры П.Е. Белоусов истәлегенә бокс буенча төбәкара турнир узды.

Турнирда Татарстан Республикасының төрле шәһәрләреннән барлыгы 88 спортчы катнашты.

 

Әлмәт бокс мәктәбен «Юность» спорт мәктәбе һәм «Девон» клубы спортчылары тәкъдим итте. Алар югары категорияле тренерлар Раджив Низамиев һәм Сергей Бормотов җитәкчелегендә шөгыльләнәләр.

 

Әлмәт спортчыларының нәтиҗәләре:

Эмирхан Низамиев - 1 урын;

Марк Фролов - 2 урын;

Радель Мостафин - 2 урын;

Әскәр Исмәгыйлев - 2 урын;

Реналь Сибгатуллин - 2 урын;

Тамерлан Сабитов - 3 урын;

Арслан Шәрипов - 3 урын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса