Әлмәттә күрү сәләте бозылган кешеләр арасында голбол буенча турнир узды
Физик мөмкинлекләре чикләнгәннәр арасында мондый төр ярышлар калабызда беренче тапкыр 2022 елда Бөтенроссия сукырлар җәмгыятенең Әлмәт бүлеге инициативасы белән оештырылган иде.
Ярышлар «Мирас» спорт-сәламәтләндерү комплексында үтте. Физик мөмкинлекләре чикләнгәннәр арасында мондый төр ярышлар калабызда беренче тапкыр 2022 елда Бөтенроссия сукырлар җәмгыятенең Әлмәт бүлеге инициативасы белән оештырылган иде. Быелгы турнирда исә республика районнарыннан килгән биш команда үзара көч сынашты. Ярышлар Бөтенроссия сукырлар җәмгыятенең татар төбәк оешмасына 105 ел тулуга һәм Россия халыклары бердәмлеге елына багышланган иде.
Катнашучыларны сәламләргә бик күп кунаклар килде, алар арасында «Бердәм Россия» партиясенең җирле бүлекчәсе вәкилләре – Николай Бочкарев, Анжела Шәрипова да бар иделәр. Кунаклар ярышларда катнашучыларны кайнар сәламләделәр, спортчыларга уңышлар һәм җиңүләр теләделәр.
– Физик мөмкинлекләре чикле булган кешеләр үзләренең ныклыгы, рухи көче, авырлыкларны җиңеп чыгулары һәм бернәрсәгә дә карамастан зур уңышларга ирешү сәләтенә ия булулары белән сокландыралар. Голбол буенча ярышларның Әлмәт җирлегендә уздырылуы әлеге спорт төренең киң колач алуын дәлилли. Барыгызга да уңышлар һәм яңа казанышлар телим, – диде Николай Бочкарев.
Махсус хәрби операция ветераны – газетабызның якын дусты Алексей Нестеров спортчыларга лаеклы казанышлар теләде һәм турнирда катнашучылар күрсәткән җиңүгә омтылышның һәркем өчен үрнәк булып торуын, ә үзара ярдәмләшүнең тормыштагы теләсә нинди сынауларны җиңеп чыгарга ярдәм итүен ассызыклады.
Спортчыларга ихлас теләк-ләрен шәһәр ветераннар советы рәисе Владимир Яшанин, социаль яклау идарәсе җитәкчесе Рөстәм Гәрәев, сукырларны һәм начар күрүчеләрне социаль тернәкләндерү республика үзәге директоры Антон Агафонов та юлладылар.
Турнирда катнашучылар арасында Рөстәм Мингулов та бар иде. Голболда ул инде 20 елдан артык. Паралимпия спорты белән беренче тапкыр мәктәптә укыганда танышкан булган.
– Команда бер-берсен күрмичә, ләкин бер-берсен тоеп та аңласын өчен зур осталык кирәк. Моның өчен яхшы шуарга, мәйданчыкны тоярга, яхшы ориентлашырга кирәк, – дип билгеләп үтте ул. Шуны да әйтергә кирәк, Әлмәт спортчылары голбол буенча ярышларда гел алдынгы урыннарны гына яулап киләләр. Быелгысында да шулай булды. Уен йомгаклары буенча беренче урынны Әлмәт шәһәре командасы алды. Барлык катнашучылар да «Игелекле Әлмәт» оешмасыннан бүләкләр алдылар, ә турнир призерлары исә акчалата премияләргә һәм Бөтенроссия сукырлар җәмгыятенең татар төбәк оешмасы кубогына ия булдылар. Афәрин, егетләр. Сезгә яңадан-яңа уңышлар, казанышлар теләп калабыз.
Резеда Исмәгыйлева
Фото:нейрочелтәр
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia