Әлмәтлеләр бокс турнирында җиңү яулады
210 саротчы катнашкан бокс турнирында әлмәтлеләргә тиңнәр булмады.
Әлмәтлеләр бокс турнирында җиңү яулады
18-21 март көннәрендә Кама Аланында бокс буенча республика турниры узды
Турнир Россия Федерациясе ФКиС отличнигы, республика категорияле судья, тренер Б. Исмәтуллаев истәлегенә багышланган иде.
Турнирда республиканың барлык шәһәрләреннән 210 спортчы, шулай ук Звенигово, Медведево һәм Йошкар-Оладан кунаклар катнашты.
Югары категорияле тренерлар Низамиев Р. Р., Бормотов С. А. җитәкчелегендә шөгыльләнүче «Девон» бокс клубы һәм «Юность» спорт мәктәбендә шөгыльләнүчеләр түбәндәге нәтиҗәләргә иреште:
Низамиев Әмирхан, Йосыпов Вилдан, Гафуров Айназ, Шимановский Матвей алтын медаль яуладылар.
Сәримов Тимур, Сәлахетдинов Альмир көмеш медаль ияләре булдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia