Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Спорт

Әлмәттә «Өченче буын» XV ветераннар спартакиадасы узды

Ветераннар арасында иң популяр спорт төрләре - шашка һәм шахмат, бильярд, өстәл теннисы, дартс, йөзү.

19 ноябрьдә Әлмәт муниципаль районының Ветераннар советы «Дәвамлы һәм актив тормыш» милли проекты кысаларында «Иске Әлмәт» мәдәният йортында «Өченче буын» XV ветераннар (пенсионерлар) спартакиадасына йомгак ясау чарасы үткәрде. Бары тик 10 предприятие һәм 2 авыл җирлеге генә барлык 10 сынауны узган, калганнары теге яки бу сәбәпләр аркасында ярышларны калдырып, турнир баскычының түбән баскычларына эләкәннәр.

Иң популяр спорт төрләре - шашка һәм шахмат, бильярд, өстәл теннисы, дартс, йөзү. Әлеге спорт төрләре буенча ярышлар вакытында бик күп спортчылар җыела. Әмма барыннан да бигрәк ветераннар традиция буенча «Мирас»та уза торган «Күңелле стартлар» эстафетасын яраталар. Нәкъ менә "Күңелле стартлар" белән инде күп еллар "Өченче буын" спартакиадасы башлана, анда барлык командалар да очраша һәм ярыша. 

Нәтиҗәдә, беренче һәм икенче урыннар суммасы буенча беренче урынга Яңа Кәшер спортчылары чыкты, икенче урында габдрахманлылар. Яңа Кәшер спортчылары икенче ел рәттән Спартакиада җиңүчеләре булалар һәм аларда күчмә кубок кала. Яңа Кәшер спортчылары өчен Әлмәт ветераннар Советыннан бүләк - велосипед зур сюрприз булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса