Әлмәттә футбол фестивале узды
Спорт чарасында 60 артык спорт сөюче катнашты.
«Татарстанда җәй» проекты кысаларында Әлмәттә «PANNA ALMET» масштаблы футбол фестивале узды, анда 60 тан артык панна-футбол һәм 3×3 урам футболын яратучылар җыелды. Атна дәвамында панна-футбол буенча Әлмәт беренчелегендә ике яшь категориясендә (7-11 яшь, 12-17 яшь) яшь талантлар үз осталыкларын күрсәттеләр. 18 яшьтән өлкәнрәк катнашучылар төп приз – Хабаровскига Россия чемпионатына бару өчен көрәштеләр. Параллель рәвештә 3х3 футбол буенча Әлмәт районы беренчелеге ике категориядә узды: 10-17 яшь һәм 18 яшь һәм өлкәнрәк. Йолдызлы кунаклар – 3×3 урам футболы буенча дөнья вице-чемпионнары, легендар BIZEX һәм PAPEN визиты спорт бәйрәменең якты бизәге булды. Фестивальнең кульминациясе - финал, анда 8 иң көчле уенчы Хабаровскида узачак Россия чемпионатына юллама өчен көрәштә очрашты. Финал нәтиҗәләре буенча Әлмәтне бөтенроссия дәрәҗәсендә тәкъдим итәчәк Георгий Макаров җиңүче булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia