Әлмәт көрәшчеләре кабат җиңүчеләр
Быел турнир 62 нче тапкыр оештырылды.
14-15 февральдә Казанда Герой-шагыйрь Муса Җәлил истәлегенә багышланган масштаблы республика ярышлары булып узды. Чара «Ватаным Татарстан» газетасы тарафыннан ел да үткәрелә һәм Муса Җәлил истәлегенә багышлана, чөнки 1920 елларда Муса Җәлил үзе «Ватаным Татарстан» (ул вакытта «Кызыл Татарстан») газетасында эшләгән. Ярышлар «Ак Барс» Көрәш сараенда узды, анда 40 командадан 350 дән артык спортчы катнашты.
Әлмәт көрәшчеләре елдагыча әлеге ярышларда матур чыгыш ясадылар һәм турнирның җиңүчеләр баскычы югарылыгына менеп, мәртәбәле өченче урынны яуладылар. Шәхси беренчелектә 75 килограмм авырлыкта Рафаэль Билданов, 80 килограмм авырлыкта Рафаэль Кәлимуллин җиңүчеләр дип танылдылар. Рубин Раджабов, Ирек Шәяхмәтов һәм Айрат Сәмигуллин бронза призерлар булдылар. Яшьләр белән эшләү буенча иң яхшы тренер дип Әлмәтнең көрәш федерациясе башкарма директоры, тренер Рузил Ганиев аталды. Өлкән көрәшчеләр белән эшләү буенча елның иң яхшы тренеры Әлмәт командасы тренеры Ильяс Билалов булды. Көрәш темасын яктыртучы иң яхшы журналист исеменә Әлмәт федерациясе журналисты Рәмилә Хәмидуллина лаек дип табылды.
Республика буенча рейтингның гомуми нәтиҗәләре буенча Әлмәтнең «Ак бүре» федерациясе икенче урынга лаек булды һәм акчалата сертификат белән бүләкләнде. Легендар тренер Ильяс Галимов премиясен Әлмәт көрәшчесе Рафаэль Кәлимуллинга тапшырдылар. Көрәшчеләребезне һәм коллегабыз Рәмилә Хәмидуллинаны җиңүләре белән ихластан котлыйбыз һәм яңадан-яңа уңышларга ирешүләрен теләп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа