Ярышлар 13-19 гыйнвар көннәрендә Яр Чаллыда узды.
Бокс буенча Татарстан чемпионы исемен Әлмәт студенты яулады.
Бокс буенча Татарстан республикасы чемпионатында һәм беренчелегендә нефть югары мәктәбе магистранты Тимур Арсланов катнашты. Егет гамәлдәге чемпион белән бик яхшы көрәш күрсәтте. Тимур 80 кг авырлык категориясендә республиканың иң яхшы боксеры исемен яулады һәм чемпионлык билбавына ия булды.