Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Гаилә елына багышланган татарча көрәш һәм кул көрәше буенча XV Бөтенроссия турнирында әлмәтлеләр призлы урыннар алды

Чаллы шәһәрендә М.И.Бибишев ис. “Витязь” спорт мәктәбендә Татарстан мөфтияте кубогына татарча көрәш һәм кул көрәше буенча XV Бөтенроссия турниры узды.

Ярышларны оештыручылар – Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте һәм Чаллы мөхтәсибәте. Турнир Россиядә – Гаилә елы һәм Татарстан мөфтияте тарафыннан игълан ителгән Гаилә һәм хәләл яшәү рәвеше елы кысаларында узды.

Ярышлар башланыр алдыннан барлык спортчылар теркәлү узды, үлчәнде һәм намаз уку тәртипләре буенча тест тапшырды.

Күркәм гадәт буенча, турнир ачылышы Коръән-Кәрим аятьләре уку белән ачылды. Аны Чаллы шәһәре Җәмигъ мәчет имамы Рамазан хәзрәт Идрисов укыды.

Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин исеменнән истәлекле вакыйгада катнашучыларны аның беренче урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов сәламләде, ул рухи һәм физик тәрбия бирүдә ислам диненең роле турында сөйләде. Ул шулай ук турнирны оештыручыларга рәхмәтен белдерде, шуннан соң шәһәр мәчетләрендә спортның төрле төрләре белән актив шөгыльләнүче хәзрәтләрне Татарстан Мөфтие исеменнән Рәхмәт хатлары белән бүләкләде. Ел саен үткәрелә торган спорт ярышлары мөселманнар арасында татар көрәшен һәм кул көрәшен популярлаштыру, мөселман яшьләрен берләштерү, сәламәт яшәү рәвешен саклап калу өчен шартлар тудыру максатыннан үткәрелә.

Турнирда Татарстанның, Башкортстанның һәм Чувашиянең 20 районыннан 60 спортчы катнашты. Ярышлар яхшы әзерлек белән, имгәнүләрсез узды, көрәшчеләр тамашачыларны искиткеч алымнары белән таң калдырды.

Ярышлар кысаларында һәр үлчәү категориясендә җиңүчеләр игълан ителде, алар акчалата призлар, иганәчеләрдән бүләкләр, медальләр һәм дипломнар белән бүләкләнде.

Әлмәттән Ганиев Рүзәл 2 нче урынны, Кәримов Марат 3 нче урынны яулады. 

Аннары кул көрәше һәм милли көрәш буенча беренче урыннар яулаучылар хаҗга юллама уйнатуда катнашты. Хаҗга юлламага Чаллыдан 38 яшьлек армрестлер Фәнис Нурхәммәтов лаек булды, ул 85 килограммнан артык авырлык категориясендә җиңү яулады.

 

Фото: Татарстан мөселманнарының диния нәзарәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса