Әлмәтле илкүләм бокс ярышында җиңү яулады
Турнирда Россия Федерациясенең иң яхшы 120 көрәшчесе катнашты.
18-24 август көннәрендә Түбән Новгород өлкәсенең Бор шәһәрчегендә спорт мастерына кандидат исеме өчен 2008-2009 елларда туганнар арасында А.А. Половинкин истәлегенә бокс буенча бөтенроссия ярышлары узды.
Әлмәттән «Девон» бокс клубы һәм«Юность» спорт мәктәбендә шөгыльләнүче 4 спортчы чыгыш ясады.
Йосыпов Илназ җиңү яулады.
Гудошников Егор, Бормотов Артем көмеш медаль алдылар.
Алар югары категорияле тренерлар Низамиев Р. Р., Бормотов С.А. җитәкчелегендә шөгыльләнәләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа