Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

«Әлмәт - урам хәрәкәте» гомумшәһәр спорт фестивале узды

Традицион ГТО уеннары урынына балалар һәм аларның ата-аналары өчен гаилә стартлары оештырылды.

«Мәгариф» бульварында физик культура, спорт һәм туризм идарәсе белән берлектә  «Әлмәт - урам хәрәкәте» гомумшәһәр спорт фестивален үткәрелде. 
 
Ярышлар программасында панна футбол, Памп Батл, шахмат, ГТО гаилә күңелле стартлары бар иде. 

Ярышлар эстафета формасында узды, анда югары нәтиҗәләргә команда гына ирешә ала. Әти, әни һәм бала үзләренең спорт мөмкинлекләрен генә түгел, ә командада эш итү осталыкларын да күрсәтә алдылар. Ата-аналар балалар белән бергә катнашкан ярышлар балаларны сәламәтләндерү эшенең нәтиҗәлелеген арттырырга ярдәм итә, гаиләдә балаларны тәрбияләү ысуллары һәм алымнары дәвамлылыгын тәэмин итә.  Чара нәтиҗәләре буенча катнашучылар сертификатлар һәм татлы бүләкләр белән бүләкләнделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса