Әлмәтнең яшь боксчылары Казанда җиңү яулады
Турнирда республиканың иң көчле спортчылары катнашты.
15-19 гыйнварда Казан шәһәрендә 17-18 яшьлек юниорлар арасында бокс буенча Татарстан Республикасы беренчелеге узды.
Шәңгәрәев Илдан, Бормотов Артем җиңү яуладылар. Шамгунов Артур 2 нче урынны алды.
Егетләр Идел буе федераль округы беренчелегендә республикабыз исеменнән чыгыш ясаячак.
Алар югары категорияле тренерлар Р. Р. Низамеев, С. А. Бормотов җитәкчелегендә күнегүләр ясыйлар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа