«Россия чаңгы юллары» Әлмәттә 10 февральдә узачак
Спорт

«Россия чаңгы юллары» Әлмәттә 10 февральдә узачак

10 февральдә «Россия чаңгы юллары» XLII ачык массакүләм чаңгы ярышы узачак.

Тиешле боерыкка Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин кул куйды. Документ республиканың рәсми хокукый мәгълүмат порталында бастырылган.

Турнирда төрле яшьтәге кешеләр катнаша ала. Ярышлар Татарстанда массакүләм физкультура-сәламәтләндерү хәрәкәтен популярлаштыруга юнәлдерелгән.

Узган сезонда «Россия чаңгы юллары»на 21 меңнән артык казанлы кушылды. Төп стартлар дүрт мәйданчыкта, шулай ук Тынычлык бистәсендәге Чаңгы-биатлон комплексында узды. 3 яшьлек Ренат Фазлыев ярышлардагы иң яшь катнашучы булды, ә 73 яшьлек Владимир Горянкин – иң өлкәне, дип хәбәр итә Казан мэриясе матбугат хезмәте.

 

Чыганак