Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Әлмәт спортчысы грек-рим көрәше буенча бөтенроссия турнирында икенче урынны алды

2004-2006 елларда туган юниорлар арасында төрле төбәкләрдән иң талантлы спортчылар җыелган.

24-25 августта Ульяновскта Россиянең күренекле спорт мастеры Александр Кшановский истәлегенә багышланган грек-рим көрәше буенча бөтенроссия турниры узды.

Анда Казахстан, Үзбәкстан, Калининград, Севастополь, Курган, Тамбов, Ярославль һәм Идел буе федераль округы командалары катнашты.

Олимпия резервы спорт мәктәбен Гадаборшев Умар тәкъдим итә. Ул 60 кг авырлык категориясендә катнашты һәм мактаулы икенче урынны алды.

Гадаборшев Умарны һәм аның тренеры Гаджиев Эдуард Замировичны котлыйбыз!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса