Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Әлмәтлеләр милли көрәш буенча дөнья чемпионатында призлы урыннар яулады

Шушы көннәрдә Татарстан көрәш буенча дөнья чемпионатында катнашучылар командаларын кабул итте.

Төрле илләрдән һәм төбәкләрдән 200дән артык көрәшче, 4 көрәш юнәлеше, алар арасында "атларда көрәш" бар.

Нәкъ менә шушы юнәлештә безнең әлмәтлеләр үзләренең баш тренеры Рафик Сәлахов җитәкчелегендә төрле авырлык категорияләрендә призлы урыннар яуладылар.

 Илдар Гыйбадуллин 60 килограммга кадәрге авырлык категориясендә  2 нче урынны яулады.
Алик  Зиннуров 60 килограммга кадәрге авырлык категориясендә 3 нче урынны алды.


100 килограммнан артык авырлык категориясендә  Динар Хәйбриев 2 нче урынны яулады.
100 килограммга кадәр авырлык категориясендә Илнур Әхмәтов бронза призер булды.

Атларда көрәш -  төрки халыкның мавыктыргыч традицион спорт төре.

 

Фото: Әлмәт районы башлыгы матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса