Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Әлмәт боксчысы Идел буе федераль округы беренчелегендә алтын медаль яулады

Ярышлар Самарада узды.

Боксчы Шамил Газимогомедов 13-14 яшьлек егетләр арасында бокс буенча Идел буе федераль округы беренчелегендә алтын медаль яулады. Турнир нәтиҗәләре буенча Татарстан боксчылары алты медаль алды: өч алтын, көмеш һәм ике бронза. Алар гомумкоманда буенча беренче урынны алдылар.

Бу хакта «Татар-информ»мәгълүмат агентлыгы хәбәр итә.

Беренче урыннарны Шамил Газимогомедов, 54 кг (Әлмәт), Ниязсолтан Баязитов, 66 кг (Азнакай), Кирилл Ченцов, 90 кг (Казан) алды. Икенче урында-Ярослав Горбачев, 48 кг (Урыссу), өченче урында-Станислав Бондарь, 46 кг (Түбән Кама), Саня Низаметдинов, 70 кг (Урыссу).

Турнирда Идел буе федераль округының 14 төбәгеннән 201 спортчы катнашты.

 

 

Фото: Татарстан Республикасы бокс федерациясе


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса