Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Әлмәтнең йөздән артык ветераны спорт чарасында катнашты

Ветераннар үзләренең көчләрен сынап карады.

17 мартта теннис буенча спорт мәктәбендә Әлмәт муниципаль районы пенсионерлары, ветераннары арасында «Өченче буын» XIII Спартакиадасы кысаларында ярышлар узды.

26 команда составында 100дән артык катнашучы  ярышты.

Әлмәт муниципаль районы ветераннар советы рәисе Владимир Яшанин сәламләвендә билгеләп үткәнчә, әйдәп баручы оешмаларның һәм предприятиеләрнең командалары гына түгел, авыл җирлекләренең ветераннар оешмаларының да чараларда актив катнаша башлавы куанычлы. Мондый командалар быел 6.

Өлкән буын вәкилләре арасында мавыктыргыч уеннардан соң, җиңүчеләр түбәндәгечә билгеләнде:

 I урын - "Урсала" микрорайоны ветераннары командасы;

II урын - «Татнефть» ААҖ Әлмәт территориаль ветераннар оешмасы, 1 нче участок;

III урын - «Татнефть» ААҖ Әлмәт территориаль ветераннар оешмасы, 3 нче участок.

 

 

Әлмәт муниципаль районы башлыгының матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса