Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Әлмәт районы авылларында яшәүчеләрнең 53 нче спартакиадасында җиңүне Миңнебай, Тайсуган, Сиренькино авыллары яулады

Йөзләгән авыл җирлеге вәкилләре 8 спорт төре буенча ярыштылар.

 11 мартта Габдрахман авылында Әлмәт муниципаль районы авылларында яшәүчеләрнең 53 нче Спартакиадасы тәмамланды. Шимбә көн дәвамында районның йөзләгән авыл җирлеге вәкилләре 8 спорт төре буенча ярыштылар.
- йөзү;
- армспорт;
 - гер спорты;
- "ГТО уеннары" (команда ярышлары);
  - шахмат;
- шашка;
- аркан тарту;
  - пневматик винтовкадан ату (авыл җирлеге башлыклары арасында).

Ярышларны ачу тантанасында район башлыгы Т.Д. Нагуманов һәм районның спорт ветераннары, ерак 1969 елда Яңа Кәшер авылында узган беренче спартакиадада катнашучылар катнашты.

Спартакиада командалары өч төркемгә бүленгән:
1 нче төркем 1500 кешедән һәм аннан да күбрәк халкы булган авыл җирлекләре;
2 нче  төркем 700 дән 1 500 кешегә кадәр халык яшәгән авыл җирлекләре;
3 нче төркем 700 кешегә кадәр халкы булган авыл җирлекләре.


Нәтиҗәләр мондый:

• 1 нче төркем
1 урын Миңнебай;
2 урын Түбән Мактама;
3 урын  Габдрахман.

• 2 нче төркем
1 урын-Тайсуган авылы;
2 урын - Кичуй;
3 урын -Ерак Ямаш.

• 3 нче төркем
1 урын - Сиренькино;
2 урын -  Кама-Исмәгыйль авыл җирлеге;
3 урын-  Васильевское авыл җирлеге.

 

 

Фото: Әлмәт районы башлыгы матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса