Казан һәм Актаныш районнары командалары ГТО кышкы фестивале җиңүчеләре булдылар.
Әлмәт ГТО кышкы фестивалендә икенче урынны алды. Бу хакта ТР спорт министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Фестиваль өч этапта – муниципаль, зона һәм республика этапларында узды. Финалга зона этабында беренче урыннарны алган командалар үтте.
Шәһәрләр арасында җиңүчеләр: Казан (1 урын), Әлмәт (2 урын), Түбән Кама (3 урын). Муниципаль районнар арасында түбәндәге лидерлар билгеләнде: Актаныш районы (1 урын), Чүпрәле районы (2 урын), Саба районы (3 урын).
Җиңүчеләрне брендлы экипировка, кубоклар, медальләр һәм ГТО дипломнары белән бүләкләгәннәр.