Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Әлмәттә яңа футбол манежы барлыкка киләчәк

Спорт объекты 3 нче мәктәп территориясендә урнашачак.

Мәскәүдә "Без бергә. Спорт" форумында  ябык футбол манежын төзү турындагы килешүгә тантаналы имза салынды. Бу хакта районның физик культура, спорт һәм туризм идарәсе хәбәр итә.

Спорт объекты 3 нче мәктәп территориясендә урнашачак.

Объектны төзү мөмкинлеге «Бизнес-спринт (Мин спортны сайлыйм)» федераль проекты ярдәмендә барлыкка килде, ул муниципаль-шәхси партнерлык һәм концессион килешүләр нигезендә массакүләм спорт инфраструктурасы объектларын булдыруга финанслашуны тәэмин итә.

2022 елда РФ спорт министрлыгы проектларны сайлап алды, алар арасында Татарстаннан ике проект субсидия бүлеп бирү рәвешендә ярдәм алды.

 

Фото: Әлмәт районы физик культура, спорт һәм туризм идарәсе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса