Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Әлмәт судьялары чаңгы ярышында призлы урын яулады

Ярышларда 150дән артык кеше катнашты.

Әлмәт шәһәр суды Татарстан судлары һәм судьялар берләшмәләре арасында чаңгы ярышлары буенча 3 нче урынны алды

 18 февраль көнне Яшел Үзән шәһәрендә "Маяк" спорт комплексы базасында Татарстан республикасы судлары һәм судьялар  арасында чаңгы ярышлары буенча беренчелек узды.

Ярдәм итәргә республиканың барлык судларыннан коллегалары һәм гаилә әгъзалары килгән иде.

Әлмәт шәһәр судыннан һәм Татарстан Республикасы Әлмәт суд районы буенча җәмәгать судьяларының суд участокларыннан шәһәр суды рәисе Тәлгать Гаделшин, судьялары Регина Булатова, Василий Мәгаров, рәис ярдәмчесе Рөстәм Сәлахетдинов, суд аппараты хезмәткәрләре Эджеш Курамшина, Виктория Росина, Эльмира Хаҗиәхмәтова катнашты.

Гомумкоманда зачетында Түбән Кама һәм Баулы шәһәр судлары командасы җиңүче булды, 2 урында - Казан шәһәренең Вахитов һәм Совет район судлары командасы, 3 урында - Әлмәт шәһәр суды.

Беренчелек Татарстан Республикасы Судьялар советы раслаган нигезләмә нигезендә узды.

 

 

Фото: Әлмәт суды матбугат хезмәте

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса