Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Наркотикларга каршы спорт: Әлмәттә тхэквондо ярышларында 50 дән артык кеше катнашты

Балалар районның физик культура, спорт һәм туризм идарәсеннән яңа ел бүләкләре алдылар.

 "Мирас» спорт комплексында наркотикларга бәйлелеккә каршы көрәшкә багышланган тхэквондо буенча турнир узды. Мәйданга иң яшь спортчылар да чыкты.

Спорт буенча елны тренер Раушан Уринбоев җитәкчелегендә шөгыльләнүче балалар тәмамлый. 50дән артык кеше тхэквондо ярышларында катнашты. Корея сугыш сәнгате буенча турнир  наркотикларга бәйлелеккә каршы торуга багышланды.

"Халыкны наркоманиядән профилактикалау" муниципаль программасына багышланган турнирда җиңелүчеләр булмады. Барлык катнашучылар да үз үлчәү категориясендә призерлар булдылар. Балалар районның физик культура, спорт һәм туризм идарәсеннән яңа ел бүләкләре алдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса