Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Яңа сезонда – яңа җиңүләр!

Азнакайда Россия торак-коммуналь хуҗалыгының мактаулы хезмәткәре, Татарстан Республикасының атказанган торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәткәре Инсаф Сәет улы Солтанов истәлегенә багышланган 2004 елгы һәм аннан яшьрәк егетләр арасында көрәш буенча IX республика турниры узды.

Ярышларда Әлмәтнең «Ак бүре» көрәш федерациясе егетләре уңышлы чыгыш ясадылар. Нәтиҗәләр бик тә өметле. Җиңүчеләр исемлеге:

2011 елгы һәм яшьрәк көрәшчеләр арасында:

28 кг. 3 нче урын - Мансур Кадыйров (Тайсуган)

35 кг. 2 нче урын - Андрей Чернов (Кәләй)

            3 нче урын - Хәким Исмәгыйлев (Колшәрип)

           3 нче урын - Раил Хәнипов (Габдрахман)

40 кг. 2 нче урын - Альмир Рәхимов (Тайсуган)

2007-2010 елларда туган көрәшчеләр арасында:

45 кг. 1 нче урын - Руслан Гыйниятуллин (Кол-шәрип)

           3 нче урын - Иван Телишев (Кәләй)

55 кг. 1 нче урын - Альберт Кузнецов (Кәләй)

2004-2006 елларда туган батырлар арасында:

50 кг. 2 нче урын - Абдубашир Додов (Яңа Кәшер)

65 кг. 3 нче урын - Алексей Сергиванов (Кәләй)

           3 нче урын - Айдар Ибләмов (Тайсуган)

70 кг. 1 нче урын - Чыңгыз Агаларов (Кәләй)

           2 нче урын - Роман Спиридонов (Кәләй)

           3 нче урын - Данил Хәнипов (Габдрахман)

75 кг. 3 нче урын - Булат Мәскәү (Әлмәт)

75 кг. 3 нче урын - Артем Лаптев ( Кәләй).

 

Шунысын да билгеләп үтик, яңа сезонга Әлмәтнең «Ак бүре» көрәш федерациясе «Татнефть» Хәйрия фонды ярдәме белән авыл секцияләрендә шөгыльләнүче яшь батырлар өчен формалар сатып алды.

 

Барлыгы 95 комплект. Егетләр инде формаларын алып, сөенеп, яңа көчләр белән яңа ярышларда көрәшәләр. Әле күптән түгел узган 2004-2005 елгы егетләр арасында ТР көрәш федерациясе кубогына узган ярышларда Әлмәт егетләре командалар арасында икенче урынны яуладылар. Тренерларының киңәшләрен тыңлап, егетләр югары нәтиҗәләргә ирешәләр.

Рәмилә Хәмидуллина

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса