Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Әлмәтле Мәскәү чемпионатында җиңгән

...

Горький исемендәге Әдәбият институты студенты Рамазан Рәхимҗанов ятып штанга күтәрү буенча Мәскәү чемпионатында җиңгән, дип хәбәр итә "Татар-информ".

Рамазан Рәхимҗанов тумышы белән Әлмәт шәһәреннән. Татар теленнән сәнгати тәрҗемә өчен Әдәбият институты җыйган махсус төркемдә белем ала.

«Әдәбият институтының II курс студенты Рамазан Рәхимҗанов 105 кг га кадәр авырлык күтәреп 23 яшькә кадәргеләр арасында абсолют җиңүче булды», дип хәбәр ителгән институт сайтында.

Рамазан татар теленнән сәнгати тәрҗемә төркемендә укый. Педагогы – шагыйрә һәм тәрҗемәче Алия Кәримова.

Рамазан Рәхимҗановның әлеге спорт төре белән байтактан мавыгуы билгеле. 2019 елда, КФУның Г.Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбенең беренче курсында укыганда халыкара класслы спорт мастеры исеменә лаек булган.

 

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса