Әлмәтнең яшь боксчылары Татарстан чемпионатында җиңү яулады
Анда бөтен республикадан 50дән артык спортчы катнашты.
9-13 февральдә Казанда 2003 елгы һәм аннан өлкәнрәк ир-атлар арасында бокс буенча Татарстан республикасы чемпионаты узды.
Чарада шәһәрнең "Юность" спорт мәктәбендә шөгыльләнүчеләр яхшы нәтиҗәләргә ирештеләр.
Нагаев Әнис, Арсланов Тимур, Назаров Степан 1 нче урыннарны яуладылар.
Касыймов Марифат 3 нче урында булды
Җиңүчеләр ТР җыелма командасы составына керде, һәм инде 7 мартта Оренбург шәһәрендә Идел буе федераль округы чемпионатында республика данын яклаячак.
Спортчылар тренерлар: Агазарян М. Т. һәм Агазарян Г. М. җитәкчелегендә шөгыльләнәләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа