Икенче ел рәттән Радик бу турнирда иң көчлесе.
Ял көннәрендә Казан шәһәренең «Ак Барс» көрәш сараенда «Манзара 2022» турниры узды.
Турнирның абсолют батыры булып Әлмәттән Радик Сәлахов танылды. Икенче ел рәттән Радик бу турнирда иң көчлесе.
Яшүсмерләр арасында 65 кг авырлык категориясендә әлмәтле Рафаэль Хәсәншин җиңүче булды.
Егетләрне һәм аларның тренерларын чын күңелдән котлыйбыз!!!