Турнирда Лениногорск, Әлмәт, Бөгелмә, Карабаш шәһәрләреннән 26 спортчы катнашты.
12 декабрь көнне Карабаш бистәсендә "ШИФА" призына бокс буенча Xll республика ярышлары узды.
Нәтиҗәдә дүрт әлмәт спортчысы беренче урынны, өч спортчы икенче урынны яулады.
"Девон-Юность" бокс клубына йөрүчеләр тренер Низамиев Р. Р. җитәкчелегендә шөгыльләнәләр.