Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Әлмәттә ат спорты ярышлары узды

Ярышларда төрле яшь категорияләре спортчылары катнашты, аларның һәркайсына үз маршрутлары һәм йөрү программалары әзерләнгән иде.

 26-27 октябрьдә Әлмәт ат-спорт мәктәбе базасында ат спорты буенча муниципаль ярышлар узды. 

Ярышларда төрле яшь категорияләре спортчылары катнашты, аларның һәркайсына үз маршрутлары һәм йөрү программалары әзерләнгән иде. Стартның беренче көнендә җайдаклар һәм аларның дүрт аяклы дуслары төрле биеклектәге каршылыкларны җиңделәр.

Анда «Высота» кушаматлы ат белән Айнур Зиннуров җиңү яулады.

90 см биеклектә Чулпан Алтынбаева белән Доллар Чипага тиңнәр булмады. 

Ярышларның икенче көнендә жюри хөкеменә үз талантларын  югары мәктәп вәкилләре тәкъдим итте. Балалар зачетында Арина Цовма һәм «Принцесса» җиңү яулады. Икенче урынны Агыйделия Саттарова яулады, бу аның беренче старты иде. Мактаулы өченче урынны Рәхимә Хәсәнҗанова һәм «Зимоген» алды.

 

 

 

 

 

Өлкәннәр  җайдаклар арасында Алия Нуретдинова яхшы нәтиҗәләргә иреште. Валерия Евлампиева икенче урынны яулады. Бронза медальгә Камилла Маликова лаек булды.

Яшь җайдаклар арасында Диләрә Вәлиуллина җиңү яулады, ә Анфиса Клименко-көмешне. Лидерлар өчлеген Замирә Зәйнетдинова төгәлләде. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса