Әлмәт спортчылары Казанда узган йөзү ярышларында уңышлы чыгыш ясады
Спорт

Әлмәт спортчылары Казанда узган йөзү ярышларында уңышлы чыгыш ясады

Ярышларда 300 гә якын спортчы катнашты.

Казан шәһәрендә 3-5 июньдә  йөзү буенча Татарстан республикасы Кубогы узды.

Әлмәт шәһәре командасы составында 14 спортчы чыгыш ясады, алар команда зачетында 3 нче урынны яуладылар.


Шәхси зачетта да спортчылар яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр. 

Спортчыларыбызны һәм аларның тренеры Валиахметова Светлана Ришат кызын котлыйбыз, афәрин!!!