Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Әлмәт шәһәр пляжында "Яшел Фитнес" ның җиденче җәйге сезоны ачылды

Чара бушлай иде һәм анда теләгән һәркем катнаша алды.

Чара Казаннан чакырылган кунаклар - «JUST BRASS» тынлы бандасы чыгышы белән башланып китте, аның астында Zumba ® Fitness лицензияләнгән инструкторлары һәм чарада катнашучылар белән Zumba биеделәр.

«Яшел Фитнес» проектының җәйге сезоны ачылышына сәламләү сүзе белән Әлмәт муниципаль районының физик культура, спорт һәм туризм идарәсе башлыгы Дмитрий Бакалдин чыгыш ясады. Шулай ук проект җитәкчесе Мурат Димитров та сәламләү сүзе белән чыгыш ясады һәм сезонны ачык дип игълан итте.

Программада шулай ук функциональ тренировка, батутларда фитнес-джампинг, «Ярыш» спорт клубыннан һәм «Леонардо» бәйрәмнәр корпорациясеннән балалар өчен уеннар, эстафеталар, дөрес туклану кибетеннән файдалы десертлар әзерләү буенча мастер-класс, «ACROLIFE» акробатика үзәге акробатлары чыгышы, «HEADSHOT Queen 'S» бию студиясе чыгышы, Венера Мөхәммәтханова, Zumba Battle бию студиясе чыгышы, социаль челтәрләрдә теркәлгән иң актив катнашучылар арасында призлар уйнату, "HEADSHOT Queen" бию студиясе чыгышы студиясе чыгышы бар иде.


Әлмәттә «Яшел Фитнес» проекты «Татнефть», Россия Федерациясе Спорт министрлыгы, Президент грантлары фонды ярдәмендә тормышка ашырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса