Әлмәттә йөзү буенча "Мирас" спорт комплексы беренчелеге узды
Ярыш Әлмәт йөзү федерациясе президенты Ренат Нугайбәков ярдәме белән узды һәм балаларны яклау көненә багышланган иде.
Йөзүчеләр 28 йөзүдә 9 юлда ярышты. Аларга дистанцияне узуның яхшы вакытын гына түгел, дөрес техниканы да күрсәтергә кирәк иде. 2014 елда туган иң яшь спортчылар 50 метр арада йөзде. Өлкәнрәк балаларга, моннан тыш, кире якка йөзү дә кирәк иде.
Ата-аналар, шулай ук трибуналарда кунаклар үз балалары өчен актив «җан аттылар». Мондый стимул ярдәмендә барлык 260 катнашучы да лаеклы нәтиҗәләр күрсәтте. 90 призер ил чемпионы, Россиянең халыкара класслы спорт мастеры Эдуард Вәлиәхмәтов кулыннан бүләкләр алды.
Иң оста йөзүчеләр ярыш нәтиҗәләре буенча олимпия резервының спорт мәктәбенә кабул ителәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа