Әлмәт спортчысы бөтенроссия йөзү ярышының бронза призеры булды
6-7 мартта Руза шәһәрендә йөзү буенча MAD WAVE CHALLENGE-2021 бөтенроссия ярышлары узды.
Анда шәһәрнең олимпия резервы спорт мәктәбенең йөзү бүлегендә шөгыльләнүче Анастасия Кузьмина катнашты.
Киеренке көрәштә безнең спортчы 100 м га баттерфляй ысулы белән йөзүдә бронза медаль яулады.
Настяны һәм аның тренеры Смирнова Ксения Александровнаны призлы урын белән котлыйбыз, киләчәктә дә уңышлар телибез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа