Безнең спортчылар кышкы спорт төрләре буенча бөтенроссия махсус олимпиадасында үзләренең нәтиҗәләре белән сөендерүләрен дәвам итәләр!
Чаңгычылар Абдуллин Радмир һәм Ситало Полина призлы урыннар яуладылар. Спортчыларның тренерлары Зөлфия Петровичева.
Абдуллин Радмир 4 нче призлы урынны (1000 метр дистанциядә) алса, Ситало Полина 2 нче урынны яулады (100 метр дистанциядә).
Хәзер спортчылар Россия җыелма командасы составына эләгү өчен көрәшәчәк.
Без спортчыларыбыз белән горурланабыз, нык сәламәтлек һәм уңышлар телибез!
Фото: скриншот инстаграм