Әлмәт районында Татарстанда туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына һәм ГТОга 90 ел тулуга багышланган авыл кешеләренең 52 нче Спартакиадасы старт алды.
Спартакиадада ГТО дисциплиналары буенча команда ярышлары узды, анда 3 хатын-кыз һәм 3 ир-аттан торган 15 команда катнашты.

1 нче урында Яңа Нәдер авыл җирлеге, 2 нче урында Габдрахман авыл җирлеге, 3 нче урында Миңлебай авыл җирлеге булды.





Шулай ук ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында 50 метрга йөзү буенча да ярышлар узды.
1 нче урынны Сәрән авыл җирлеге яулады. 2 нче урында Васильево авыл җирлеге, 3 нче урында Габдрахман авыл җирлеге булды.
Фото: скриншот инстаграм