Әлмәттә балалар арасында футбол турниры башланды
Спорт

Әлмәттә балалар арасында футбол турниры башланды

Футбол ярышы 4-6 гыйнвар көннәрендә уза.

Кичә шәһәрнең футбол мәктәбендә “Раштуа очрашулары” футбол турнирының 1 нче көне узды. Турнирда 2008 елда туган балалар туп тибә. Анда Әлмәт, Бөгелмә, Туймазы (Башкортстан республикасы), Яр Чаллы, Богырысланнан (Оренбург өлкәсе) 9 команда катнаша. 

Оештыручылар әлмәтлеләрне турнирда көтеп кала. Чара битлек режимын саклап оештырыла. Керү ирекле.