10 декабрь – бөтендөнья футбол көне.
Шул уңайдан шәһәрнең футбол буенча спорт мәктәбе манежында махсус урта белем бирү һәм югары уку йортлары студентлары арасында мини-футбол буенча Әлмәт муниципаль районы беренчелеге узды.
Югары уку йортлары арасында беренче урынны нефть институты студентлары, махсус урта белем бирү уку йортлары арасында политехник техникум студентлары яулаган.