Әлмәтнең танылган көрәшчесе Ильяс Галимовка багышланган күргәзмә ачылды
Ул гыйнварга кадәр эшләячәк.
2 ноябрьдә танылган көрәшче Ильяс Галимовка багышланган күргәзмә ачылды. Ул көрәшченең туган ягы Чирмешән музеенда урнашкан. Бу хакта "Безнең Чирмешән" газетасы хәбәр итә.
Бу көн юкка гына сайланмаган. 2 ноябрьдә спорт легендасына 44 яшь тулган булыр иде.
Күргәзмәдә батырның фотолары, грамоталары, рәхмәт хатлары, шәхси әйберләре урын алган.
Исегезгә төшерәбез, Ильяс Галимов агымдагы елның 3 июнендә вафат булды. Татар милли көрәше буенча спорт карьерасында Ильяс Галимов 8 тапкыр Россия чемпионы, берничә тапкыр республика чемпионы булды. Сабантуйның төп батыры буларак, 49 тапкыр төп приз - автомобиль алды.
Дөнья чемпионына багышланган күргәзмә гыйнварга кадәр эшләячәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа