Юлда тагын кеше гомере өзелде
Юлларда

Юлда тагын кеше гомере өзелде

"ВАЗ-2112" машинасы тиешле тизлекне сакламыйча каршы як хәрәкәт полосасына чыга һәм "ИЖ-2717-220" автомобиле белән бәрелешә.

Кайбыч - Куланга трассасының 14 нче километрында булган әлеге юл-транспорт вакыйгасы фаҗигале тәмамлана. Бәрелешүдән автомобильләрнең берсе әйләнеп каплана һәм "ВАЗ" шоферы алган имгәнүләрдән урында ук һәлак була.