Татарстандагы коточкыч юл һәлакәтендә бер ана ике улын югалткан
Юлларда

Татарстандагы коточкыч юл һәлакәтендә бер ана ике улын югалткан

Теләче районында коточкыч юл һәлакәте булган. «MitsubishiASX» машинасы белән идарә итүче 47 яшьлек хатын-кыз каршы як полосага чыгып, «ToyotaLandCruiserPrado» машинасы белән бәрелешкән.

«MitsubishiASX» автомобилендә 5 кеше булган: машина идарә итүче хатын-кызның ире, ике улы һәм тагын бер 28 яшьлек кыз.

Һәлакәт нәтиҗәсендә, машина белән идарә итүченең 7 һәм 28 яшьлек улының гомере өзелгән. Башка зыянкүрүчеләр Теләче район хастаханәсенә озатылган.

http://shahrikazan.com/