Татарстанда аварияле рәвештә АН-2 самолеты кырга төшкән
АН-2 җиңел моторлы самолетын пилот Зәй районының Аксар авылы янында утыртырга мәҗбүр булган.
Чаллы-Зәй юлы янында булган хәл турында бер кеше хәбәр иткән. Ачыкланганча, авыл хуҗалыгы самолеты җиргә ашлама сибү белән мәшгуль булган. Пилот зыян күрмәгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia