Әлмәт янындагы авариядә ике яшь гомер өзелде [+ФОТОЛАР]
Юлларда

Әлмәт янындагы авариядә ике яшь гомер өзелде [+ФОТОЛАР]

Кызганыч, 26 августта булган бу авария гаиләләргә авыр кайгы, зур югалту китерде.

Кичү янында килеп чыккан юл-транспорт һәлакәтендә 19 һәм 23 яшьлек егетләрнең гомерләре өзелде. Шаһитлар сөйләвенчә, алар зур тизлектә хәрәкәт иткән һәм агачка килеп бәрелгән. Урыннары җәннәттә булсын.