Әлмәттә машина йөртүчеләрнең балаларны ничек йөртүләрен тикшерделәр
Юлларда

Әлмәттә машина йөртүчеләрнең балаларны ничек йөртүләрен тикшерделәр

Иснпекторлар балалы машина йөртүчеләрне тикшерде.

Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре балаларны йөртү кагыйдәләрен үтәү буенча рейд уздырды. Сигез айда районда яшь пассажирларны йөртү белән бәйле 500 хокук бозу очрагы ачыкланган.

Шул ук чорда Әлмәт районы юлларында 16 яшькә кадәрге балигъ булмаганнар катнашында 13 юл-транспорт һәлакәте булган. Һәлакәт нәтиҗәсендә 14 бала зыян күргән.

Рейдлар вакытында инспекторлар балаларны тотып тору җайланмаларының булуын һәм аларны куллануның дөреслеген тикшерәләр.