Әлмәттә автобусларны тикшерделәр
Юлларда

Әлмәттә автобусларны тикшерделәр

Шәһәрдә автоинспекторлар жәмәгать транспортын тикшерделәр.

Татарстанда 10-19 август көннәрендә "Автобус" профилактик чарасы оештырыла. Автоинспекторлар автобусларны җентекләбрәк тикшерәләр.

Бу юлы алар Әлмәтнең Индустриальная - Фәхертдин урамнары кисешкән җирдә күпләп җәмәгать транспорт чараларын, җиңел автомобильләрне, автобусларны тикшерделәр.

Автобусларны тикшергәндә пассажирларның куркынычсызлык каешларын эләктермәүләре иң күп очрый торган хокук бозулар рәтенә керә икән.

  • Әлеге чорда 14 хокукы бозу очрагы теркәлгән.