Әлмәттә җәяүлеләрне тикшерделәр.
32 кеше административ хокук бозу турында беркетмәләр белән юлларын дәвам итте. "Җәяүле" оператив-профилактик чарасы кысаларында рейд вакытында нәкъ менә шул кадәр хокук бозучы ачыкланган. Дәүләт автоинспекциясе һәм «юл хәрәкәте куркынычсызлыгы» хезмәткәрләренең игътибарын җәяүлеләр генә түгел, ә индивидуаль мобиль чаралар кулланучылар, велосипедчылар һәм машина йөртүчеләр дә җәлеп итте.