Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Юлларда

Ел башыннан Әлмәт районында юлларда 7 кеше һәлак булган

Ел башыннан Татарстан юлларында юл — транспорт һәлакәтендә 85 кеше һәлак булган, шуларның 7се Әлмәт районында.

Ел башыннан Әлмәт районында юлларда 7 кеше һәлак булган

Ел башыннан Татарстан юлларында юл — транспорт һәлакәтендә 85 кеше һәлак булган, шуларның 7се Әлмәт районында. Гомуми файдаланудагы юлларда мототехникада балигъ булмаганнар белән дә куркыныч хәл кала. Барысы да тәҗрибәсез яшүсмер кулына махсус мәйданчыкларда спорт белән шөгыльләнү өчен билгеләнгән җитди техника эләгүдән башлана-нәтиҗәләр, күпчелек очракта, аяныч. 

"Оператив мәгълүматларга караганда, 21 апрельгә ТРда 716 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, нәтиҗәдә 85 кеше һәлак булган һәм төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр алган — 867», — ди ТР Дәүләт автоинспекциясе идарәсе башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы Айрат Сәмигуллин.

Юл-транспорт һәлакәтләре саны кимегән очракта нәтиҗәләрнең авырлыгы арта, ди Айрат Сәмигуллин. Әлмәт районында ел башыннан бирле 7 кеше һәлак булган.


Автоинспекторларның игътибарын таләп итә торган тагын бер тема — мототехникада яшүсмерләр белән вәзгыять.

Әлмәт районында дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре мототехника буенча даими рейдлар үткәрә. Питбайк һәм квадроциклларда балигъ булмаганнарга аерым игътибар бирелә. Туктатылган яшүсмерләргә беркетмәләр төзиләр, ата-аналарын чакыралар һәм әңгәмәләр үткәрәләр.

"Күпләр хаталы рәвештә питбайкларны һәм эндуроны мотоциклларга тиңлиләр. Бу алай түгел. Чынлыкта бу спорт инвентаре, һәм ул бары тик ябык мәйданчыкларда куллану өчен генә каралган. Мондый техникада еш кына яктылык приборлары, фаралар, стоп-сигналлар, борылышлар булмавын һәркем аңларга тиеш, һәм гомуми файдаланудагы юлларга чыкканда алар үзләрен генә түгел, ә юл хәрәкәтенең башка катнашучыларын да куркыныч астына куя", — дип аңлата Айрат Сәмигуллин.

Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре юл-транспорт һәлакәтләрен профилактикалау буенча эш алып бара. Агымдагы елда республикада мототехника хуҗаларына карата 260 административ беркетмә төзелде.

2026 елда мототехника йөртүчеләргә карата төзелгән административ материаллар:

28 — исерек килеш руль артына утырган өчен;
88-идарә итү хокукына ия булмаганнарга;
6-идарә итү хокукыннан мәхрүм ителгәннәргә;
138 — башка хокук бозулар өчен.

Татарстан штрафстоянкаларына 67 берәмлек мототехника урнаштырылган, шуларның 44 е — питбайклар. Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре искәрткәнчә, эш зур штрафларда түгел,ә тормыш өчен куркыныч. Әлмәттә рейд вакытында транспортны шулай ук махсус тукталышка алып киткәннәр.

"Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре тарафыннан 2026 елның 1 һәм 2 апрелендә профилактик рейдлар уздырылды. Рейдларның ике көнендә 6 питбайк тоткарланган һәм махсус тукталышка урнаштырылган. Яшүсмерләргә карата административ материаллар төзелде һәм балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссиягә юлланды», — ди ӘМР буенча Дәүләт автоинспекциясе бүлеге башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы Шамил Гарипов.

Быел балаларның питбайкларда махсус мәйданчыклардан читтә йөрүләре өчен җәза катгыйрак булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса