Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Юлларда

Әлмәттә «Самокат һәм велосипед - уенчык түгел» профилактики чарасы узды

Ата-аналар патрулендә катнашучылар билгеләп үткәнчә, һәр чара саен хокук бозучылар саны кими, ә өлкәннәр үз балаларының иминлегенә карата җаваплырак була бара.

Әлмәттә "Самокат һәм велосипед - уенчык түгел"  профилактики чарасы узды

"Балалар юлларда!  оператив-профилактик чарасы кысаларында Әлмәттә дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре «Электрон» яшьләр (яшүсмерләр) клубы, шулай ук "Беренчеләр хәрәкәте", ата - аналар җәмәгатьчелеге һәм яшь хәрәкәт инспекторлары белән берлектә «Самокат һәм велосипед-уенчык түгел» дигән профилактик чара үткәрделәр һәм олыларга, балаларга юл хәрәкәте куркынычсызлыгы турында искә төшерделәр. 
 
Акциядә катнашучылар балаларга сөйләделәр, ә аларны озатып йөрүче ата-аналарга җәяүлеләр кичүләрен кичкәндә аеруча игътибарлы булырга, шулай ук велосипедта һәм электр самокатларында йөргәндә кагыйдәләр турында искәрттеләр. Моннан тыш, яшьләргә юл хәрәкәтендә катнашучыларга торак йорт ишегалларында җәяүлеләрне сагалап торучы куркынычлар турында сөйләделәр. 
 
Ата-аналар патрулендә катнашучылар билгеләп үткәнчә, һәр чара саен хокук бозучылар саны кими, ә өлкәннәр үз балаларының иминлегенә карата җаваплырак була бара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса