Әлмәт районында куркынычсызлык каешлары буенча рейд узачак
Игътибарлы булыгыз!
Әлмәт районында куркынычсызлык каешлары буенча рейд узачак
Акция юлларда куркынычсызлыкны арттыруга юнәлдерелгән.
Әлмәт районында «Куркынычсызлык каешы» акциясе узачак, дип хәбәр итә дәүләт автоинспекциясе. Профилактик рейд 5 августтан 14 августка кадәр бөтен Татарстан буенча уздырылачак.
Машина йөртүчеләрне һәм пассажирларны һичшиксез куркынычсызлык каешын эләктерергә чакыралар. Статистика буенча, бу җитди җәрәхәтләр һәм үлем куркынычын киметә. Мәсәлән, машина йөртүче һәм алдагы пассажир өчен-икеләтә, ә артта утыручылар өчен-чиреккә. Автомобиль ауганда эләктерелгән каеш биш тапкырга исән калу мөмкинлеген арттыра.
Әлмәт районы дәүләт автоинспекциясе юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәргә чакыра һәм руль артында игътибарлы һәм сак булуны сорый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia